2 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан халкын буран һәм көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр
Якындагы тәүлектә республикада секундына 20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
-
Яңалыклар
2025 елда долларга карата иң нык кыйммәтләнгән валюта билгеле
Узган ел йомгаклары буенча рубль долларга карата иң нык кыйммәтләнгән валюта булган. Моны РИА Новости биржа мәгълүматлары нигезендә исәпләп чыгарган.
-
Яңалыклар
Татарстан 2025 ел йомгаклары буенча экологик инициативалар лидеры статусын саклап калды
Татарстан 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе статусын саклап калды. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан шәһәрләрендә БПЛА куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
-
Яңалыклар
Татарстанның өч шәһәрендә янәдән БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
Алабуга, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу турыда хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында чыкты.
-
Яңалыклар
Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәре узганчы гамәлдә булачак
11 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу көннәрдә куркыныч дәрәҗәсе 3 класс булган пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. «Татмедиа» телеграм-каналы шул хакта искәртә.
-
Яңалыклар
Татарстанда исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау рейдлары дәвам итә
Татарстанда автоинспекторлар бәйрәмнәрдә исерек хәлдә машина йөртүчеләрне контрольдә тотуны көчәйтте. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инспекторлар исерек килеш руль артына утырыручы машина йөртүчеләрне ачыклау өчен рейдлар үткәрә һәм автомобильләрне туктата.
-
Яңалыклар
Казанда һәм Яшел Үзәндә БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
-
Яңалыклар
Республикада һава торышы үзгәрә: кар, буран һәм көчле җил көтелә
3 һәм 4 гыйнварда, актив көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары сәбәпле, Татарстанда һава торышы шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Яшел Үзән районында пилотсыз очкыч бәреп төшерелде
Яшел Үзән районында Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан халкына БПЛА очышын төшерү тыелуы турында искә төшерделәр
Татарстан халкына БПЛА очышын төшерү тыелуы турында искә төшерделәр.
-
Яңалыклар
Казан аэропорты самолетлар кабул итү һәм җибәрү өчен ябык
Росавиация хәбәр итүенчә, Казан аэропортында самолетларны кабул итү һәм җибәрү өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Шулай ук, Чиләбе аэропортында да чикләүләр кертелде.
-
Яңалыклар
Казан һәм Яшел Үзәндә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
-
Яңалыклар
Камал театрында Фатих Әмирханның 140 еллыгы уңаеннан «Тигезсезләр» пьесасы куелачак
Быел татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә язучының «Тигезсезләр» пьесасы куелыр дип көтелә. Бу хакта Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казан метросында фаҗига: «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре вакытлыча ябык
Казанда «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләре вакытлыча ябык. «Метроэлектротранс» МУП хәбәр иткәнчә, бу «техник сәбәпләр аркасында» булган, дип яза «Кazanfirst».